Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Гаилә - бәхет ачкычы

   15 май- халыкара гаилә көне. Шул уңайдан китапханәдә, балалар белән “Гаилә – бәхет ачкычы” исемендә тәрбия сәгате үткәрелде. Моның өчен “Гаилә – җылы учак” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Укучыларга гаилә турында төшенчә бирү, әти -әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату.Туган җирнең, гаиләнең һәркем өчен бер генә булуына төшендерү, әти-әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау, ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү-максат итеп куелды.Тәрбия сәгате презентация белән үрелеп барды.

Кичә барышында балалар белән “Шигрьри дөнья” тукталышында  гаиләдә якын кешеләр турында шигырьләр укылды,  “Дәү әнидә кунакта” Җ.Тәрҗеманов, “Минем әти” ,  Ә.Габиди, “Минем әнием” Ә.Бикчәнтәева.

“Мәкальләр утравы”нда гаилә турында мәкальләр әйтештек, “Табышмаклар биштәре” өлешендә  сорауларга җаваплар эзләдек.

 Серле пумала” тукталышында – укучыларның  әти – әниләрен сурәтләгән портретлардан  ясалган “Минем гаиләм” исемендә күргәзмәгә бәя бирелде.

Тәрбия дәресен Клара Булатованың “Әни – егет” исемле шигыре белән тәмамладык.