Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык"

8 май көнне,  мәктәп коллективы белән берлектә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык” дип аталган очрашу- кичә үткәрелде.Китапханәдә “Күңелдән китмиләр батырлар” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Бөек Ватан сугышын яктыртан күргәзмәдә 2-4 сыйныф укучылары өчен күзәтү ясалды. 

Авылыбызда бердәнбер Бөек Ватан сугыш ветераны, сугыштан соң гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Кабиров Бәгъданур Кәбир улы белән очрашу булды. Ветеранны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы  белән котлап, мәктәп коллективы исеменнән  бүләк тапшырдык.

Бу чарада балалар ветеран  белән очрашып, сугыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме  турында мәгълүмат алдылар.

Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар  4 сыйныф укучылары,  Галиев Рузил “Минем бабай”(Э.Шәрифуллина), Мухутдинова Әдилә  “Тынычлыкның туган  көне” (Р.Миңнуллин), Хайрутдинов Ислам “Бабамның медальләре” (С.Шакир), 2 сыйныф укучылары, “Кирәкми безгә сугыш” Сабирова Гөлфия”, “Сугыш булмасын” Гиниятуллина Алина ( Ш.Маннур) ,  шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырлап  күрсәттеләр.

Очрашуның икенче өлеше обелиск янында үтте. Сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алынды.Укучылар белән алар истәлегенә обелискка чәчәкләр куйдык.