Безнең йөрәкләрдә син Тукай
Апрель Тукай ае,шул уңайдан мәктәп берлектә, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан “Безнең йөрәкләрдә син Тукай” исемендә шигърият бәйрәме үткәрелде.Чарада 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм Г.Тукай шигыренә язылган “Бәйрәм бүген”” җыры белән башланды.Укучылар сәнгатьле итеп Тукайга багышланган, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Кичәнең икенче өлешендә “Без Тукайны яратабыз” исемендә викторина үткәрелде. Укучыларның атна буе Тукай әкиятләренә ясаган “Тукайның тылсымлы дөнҗясы” рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.