Челтерәп аксын көмеш чишмәләр
Китапханәдә “Сулыкларны саклау” елы уңаеннан , “Челтерәп аксын көмеш чишмәләр” дигән тематик кичә уздырылды.Балаларны тәрбияләп үстергән аналар кебек, чишмәләр дә елгаларны туендырала, дым саклыйлар, халыкны эчәр су белән тәэмин итәләр. Шулай ук авылыбызның буалары искә алынды. Андагы балыкларның күплеге, суының чисталыгы – табигатьнең бер сихри почмагы булуы исбатланды. Кичә укучыларның чишмә турында шигырьләр укуы белән тәмамланды.