Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Өлкәннәргә ярдәм итәбез

2018 – Россиядә “Волонтерлар һәм үз теләге белән эшләүчеләр” елы.

Максат – балаларда игелек кылырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, мәрхәмәтле булырга, аларга ярдәм итәргә теләк тудыру.

 Язның бер көне, 17 апрель “Шәфкатьлелек” көне уңаеннан, 2-4 сыйныф укучылары белән ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге Халикова Гөлсинә апаның капка төбендәге карын көрәдек, ишек алдын җыештырдык.

Ул укучыларның эшеннән бик канәгать калды, рәхмәтләр әйтеп тагын килүебезне көтеп калды.