Юлда йөри беләсезме?
Көннән-көн автомлбиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә трансорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим.
Илебездә, 2011-2020 ел “Юл хәрәкәте иминлеге буенча гамәлләр унъеллыгы” уңаеннан, мәктәп белән берлектә “Юлда йөри беләсезме?” дип исемләнгән танып- белү уенлы программа үткәрелде.Уенда 2-4 сыйныф укучылары катнашты.
Юл инспекторы, 4 клас укучысы Гиниятуллина Алина укучыларны, юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды.
1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга ?
2.Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан урап үтәргә?
Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк?
Җәяүле юлы . Кемнәр өчен?
Юл инспекторы, укучыларны машина юлында уйнамаска, юл кагыйдәлен өйрәнергә һәм юлны аркылы чыкканда, светофорда яшел ут янганда гына чыгарга кирәклеген аңлатты. Соңыннан , укучылардан юл йөрү кагыйдәләрендәге билгеләрне тикшереп тест сораулары бирде.