Галәмгә сәяхәт
12 апрель, Бөтендөнья авиация һәм космоновтика көне уңаеннан китапханәдә “Галәмгә сәяхәт” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Чара өчен “Җир. Галәм. Кеше” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча күзәтү ясалды. Чарага 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларны галәмгә иң беренче булып “Восток-1” космик кораблендә очкан совет комонавты Ю.А.Гагаринның биографиясе томыш юлы, шулай ук космонавтикага нигез салучы галим К.Э.Циолковский һәм космос ракеталарының төп конструкторы булган С.П.Королевның эшчәнлеге турында таныштырылды. Кичә презентация белән үрелеп барылды. Соңыннан укучыларга сөйләгәннәр буенча “ Син космос турында нәрсәләр беләсең?” исемендә викторина сораулары бирелде. “Күк җисемнәре” турында мәкальләр бәйгесе үткәрелде.