Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Саулык - зур байлык.

7 апрель бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан китапханәдә “Саулык – зур байлык” исемендәге сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чара өчен “Сәламәт тәндә – аек акыл” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

"Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.

 Сәламәтлек турында без нәрсәләр беләбез? , “Дөрес тукланабызмы?”, Спорт белән шөгылләнәбезме? Шул сорауларга җаваплар эзләдек.

Китап укучыларга шифалы үләннәр турында,  балның шифасы турында, “Дөрес туклану серләре” турында китаплар тәкъдим ителде.