Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Балалар китабы - сихри дөнья

Китапханәдә 2 апрель халыкара балалар китабы көненә багышланган “Балалар китабы – сихри дөнья” исемендә тематик дәрес үткәрелде. Моның өчен шул исемдә китап күргәзмәсе төзелде.  Яңа китапларга  күзәтү ясалды, китап турында шигырьләр укылды,  китап уку кагыйдәләре һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнде. Укучыларны, балалар язучылары һәм юбиляр китаплар белән таныштырдым.Дәрес ахрында балалар белән “Китапның килеп чыгу тарихы” турында  презентация карадык.