Исәнмесез кошкайлар!
1апрель халыкара кошлар көне, шул уңайдан мәктәп белән берлектә “Исәнмесез кошкайлар” исемендә балалар иртәсе үткәрдек. “Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсе төзелде, “Балалар! Кош ояларын туздырмагыз!” дигән плакат эленде. Балаларның өйләрендә ясап алып килгән рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.Алар үзләре ясаган кош рәсемнәренә карата кыскачы мәгълүмәт язып килделәр һәм һәрбер укучы шул турыда сөйләде. Аннары укучыларга кошлар турында кызыклы сораулар бирелде. Укучылар үзебезнең якта яшәүче кошлар турында табышмакларга җавап әйттеләр. “Кайсы кош икәнен билгелә уены” уйнатылды.
4класс укучысы Галиев Рузил,М. Сөндекленең “Кошларга тимәгез” шигырен сөйләде.
Чарабыз ахрында рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Балаларга бүләкләр тапшырылды.