Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Эш күрсәткән ирне ил онытмас

Китапханәдә 26 март көнне якташ язучыбыз Рабит Батуллага – 80 яшь тулу уңаеннан “Эш күрсәткән ирне ил онытмас” исемдә әдәби кичә үткәрелде. Чара өчен “Халкыбызның игелекле улы” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча әдәби күзәтү үткәрелде. Язучының тормыш һәм иҗат биографиясе, аерым китаплары белән таныштырдым. Язучының иҗаты буенча презентация күрсәтелде. Язучының бер ничә ел элек мәктәпкә килеп укучылар белән очрашуларын искә төшердек. Язучының  “Казан утлары” нда басылып чыккан Минтимер Шәймиев турындагы “Ил башы” дип исемләнгән документаль романнанан өзекләр укылды. Китап укучылар язучының  әле дә укылмаган китапларын теләп алдылар.