Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

«Без Тукайлы халык» - әдәби сәгать

Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның 140 еллыгы кысасында, «Без Тукайлы халык» исемендә әдәби сәгать үтте. Язучының   «Милләткә» исемле шигыре укылды, укылган шигырь буенча фикер алышу булды. Шигырьдә без лирик геройның эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре белән очрашабыз. Чыннан да, шигырь хисләргә бик бай: лирик герой борчылу, кайгыру, өметләнү һәм шул ук вакытта горурлык хисен дә кичерә.

Кичә ахрында язучының иҗаты буенча  әңгәмә узды.