Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

«Бар җырымны илгә багышладым» китап күргәзмәсе

Китапханәдә герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына – 120 ел тулу уңаеннан  «Бар җырымны илгә багышладым» исемендә китап күргәзмәсе эшләнде, китапларга күзәтү ясалды. Муса Җәлил- татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган шагыйрь.

Күргәзмәдә Муса Җәлилнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре турында бай мәгълүмат табарга була. Әлеге китаплар һәркемгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын да ныграк аңларга өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.