«Вам дарим теплоту и радость» акция посещения инвалидов на дому
Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
Ел саен Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ,китапханәгә ,мәдәният йортында уздырылган чараларга килә алмаган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашларыбызның өйләренә барып хәлләрен белеп кайтабыз. Инвалидлар турында еш кына без мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булсада, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр бик күп.
Бүген без шул максаттан Түбән Лоҗы авылында Камал һәм Асия апалар гаиләсендә аннан соң Югары Лоҗы авылында күчмә китапханәдә Шакирова Розалия һәм Мухаметшин Әлфәт абыйлар гаиләләрендә булдым.
Аларны газета- журналлар белән таныштырдык, күңелле итеп әңгәмә корып утырдык, кечкенә генә бүләкне тапшырдык.
Бу гаиләләр безне ел саен көтеп алалар. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз безнең килүне бик җылы кабул иттеләр.