Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Викторина : “Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел”

“Теле барның – иле бар” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Чара барышында укучылар белән  татар телебездәге иң матур , иң якын булган җәүһәрләрне җыярга ,  тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларга  тырыштык . Моның өчен укучылар  “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленделәр.

Командалар арасында : “Тылсымлы сүз”, “Ике гөл” , “Иң кирәкле  затлы тел”, “Тел шомарту” ,  “Бу кайсы әкияттән? ,  “Шигырене тап” , “Мәкаль әйтеш” мин башлыйм , сез дәвам итегез уеннары уйнатылды.

Кичә ахрында   “Безнең чишмәләр.  Фольклор укыйбыз” Бөтенроссия акциясенә кушылып башлангыч сыйныф укучылары белән  татар халык әкиятләреннән  “Әтәч белән төлке” , “Торна белән төлке” , “Өч кыз” ,

әкиятләрен балалар кычкырып  укыдылар.