«Илебездә тынычлык хакына» - очрашу
2025 елның 7 июлендә Түбән Лоҗы авыл клубында, китапханә белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.
Әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итте. Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән аны тыңладылар, җитди сораулар бирделәр. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы күтәрелде. Укучыларның, якташларының җылы сүзләре язылган хатлары, туган якларыннан килгән “Үрелгән җәтмәләр” посылкалар һәр хәрбинең күңелен җылыта, сугышчан рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Соңыннан клубта үрелгән “Җәтмәләрне” аның машинасына төядек.
Очрашу барыбыз өчен дә өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.