Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Тукай безнең күңелдә" - шигърият кичәсе

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 139 елга карата, башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Тукай – безнең күңелдә» дигән исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Чара өчен шул ук исемдә исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.

Кичәдә 2,3  сыйныф укучылары шагыйрьнең “Туган авыл”, “Туган тел”  “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”   һ.б. шигырьләрен сәнгатльле итеп сөйләделәр. Балалар “Табышмак аша – Тукайны таныйбыз” өлешендә зирәклектә сынаштылар. “Тукай – балалар шагыйре” тукталышында, әкият геройларын белделәр.

Кичәнең икенче өлешендә балаларга Г.Тукай тормышын яктырткан “Кечкенә Апуш” исемендә видеоролик күрсәтелде. Аннары балалар Тукайның “Кызыклы шәкерт” мультфильмын карадылар. Кичә азагында бергәләп “Туган тел”җырын җырладык.