Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Рәхмәт сезгә ветераннар!" - тыл ветераннарын котлау

  18 апрель көнне, Югары Лоҗы авылында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авылыбызның иң өлкән кешеләре, тыл ветераннары Мифтахов Равил абый, Давлетшина Хаят апа, Сәйфуллина Кәүсәрия апаларга, Түбән Лоҗы авылында Низамутдинова Камал апа һәм Рафиков Разак абыйларга районыбыз башлыгының күчтәнәчләрен тапшырдык. Үзләренең тырыш, фидакаръ хезмәтләре белән җиңүне якынайткан өлкәннәребезне онытырга хакыбыз юк.

Аларның батырлыгы һәм тылдагы фидакарь хезмәте бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.Тыл ветераннарына исәнлек - саулык теләп калабыз.