"В путь в дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!" - фестиваль - конкурс
16 апрель көнне, Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы «В путь в дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!»
дип исемләнгән фестиваль - конкурс үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Китап укучылар өчен «Сәламәтлеккә - әйе» исемендә стенд һәм китап күргәзмәләре оештырылган иде. Үләннәрдән әзерләнгән чәй белән килгән кунакларны сыйладык. Балалар белән "Һәр эштә чама бел!" аталган театр күрсәтелде. Залда «Сәламәтлек сагында язучылар», «Чәйдән соң – күңелдә җәй» исемендә күргәзмә ясалды һәм аларга аңлатма бирелде. Үлән чәйләренең шифасы турында китапханәче һәм Низамутдинова Галия мастер - класс күрсәттелләр.
Кичә ахрында "Спортка - әйе!"дип аталган стенд янында фотога төштек. Балаларга һәм килгән кунакларга фестиваль бик ошады. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе С.М.Батршина, катнашучыларга оештыручыларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.