Час информации в передвижке "Өйләргә китап нуры"
Китап укый алырлык барлык кешене дә китап укучы итеп тарту максатыннан, Түбән Лоҗы авыл китапханәсе каршында күчмә китапханә эшләп килә. 24 март көнне китапханәче, күчмә китапханә белән Югары Лоҗы авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итеп торуның мондый юлы- укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
Китап яратмаучыны күп нәрсәдән мәхрүм дип саный Халидә апа. «Ничек аны яратмаска мөмкин?» – ди, үзе үк сорау биреп. Халык китап укудан бизмәде дигән фикердә ул.