Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Театр призмасы аша батырлык" - конкурс - фестиваль

«Театр призмасы аша батырлык» фестиваленә кушылып, Бөек Җиңүнең  80 еллыгына карата 13 нче  февраль  көнне авыл клубы каршында оештырылган театр коллективы Рәшит Хөсәеновның “Изге ялган”  исемле драмасын сәхнәләштерде.

Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында бара. Ирен сугышта югалткан хатынга улының да һәлак булуы турында хәбәр килә. Әмма әнинең авыру йөрәге бу кайгыны күтәрә алмас диеп, почтальон кыз Ләйсән (Ильмира Сибгатуллина) белән Ленинградтан эвакуацияләнгән хатын Мария (Галия Низамутдинова) аңарга похоронканы күрсәтмәскә карар итәләр. Җиңү көнендә барысыда да әнинең күптән улының үлгәнен белүен һәм барыбер ышанмыйча аны җиңү белән кайтуын көткәнен аңлады. Лейтенант Сергей ролендә – Фәнис , Кәримә ролендә – Энҗүдә Исламова уйнадылар, суфлер  эшен – мин башкардым.