Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Әдәби сәгать “Гөлләр иле”

Г.Зәйнашеваның балалар өчен язган үзе көлкеле , үзе гыйбрәтле шигырләре бүгенге укучыга да кызыклы.Башлангыч сыйныф балалары өчен “Әбиемне яратам” исемендә электрон презентация күрсәтелде .Укчыларны шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.Аннары  балаларга  алдан әзерләнгән тест сораулары  бирелде. Язучының бик күп шигырьләренә җырлар язылган.2 класс укучысы Г.Алина  шагыйрәнең “Кояш гомере”  шигыренә язылган җырны башкарды. Укучыларда “Шигъри табышмаклар”  өлешендә аеруча җанлы үтте.

Кичәнең  икенче өлешендә, “Әбиемне яратам” китабыннан кычкырып  уку оештырылды.”Кем булырга?...”, “Спортсмен әби”, Чәчтем шалкан” , “Тиктормас” шыгырьләре укылды.