"Шигырьләрендә төсләр балкышы" - бергәләп укыйбыз
Китапханәдә шагыйрә Нурия Измайлованың тууына 75 ел тулу уңаеннан “Шигырьләрендә төсләр балкышы” исемендә кычкырып укулар үткәрелде. Кичә өчен шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Балаларны шагыйрәнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдым.
Кичәгә 3, 5,7, сыйныф укучылары чакырылды.
4 сыйныф укучылары, шагыйрәнең “Ак малай минем энем” китабыннан, “Без чәбәкәй итәбез”, “Төсле уенчыклар белән санарга өйрәнү”, Бармаклар белән уйнау”, Энем белән сөйләшү” кызыклы шигырьләрен уеннар аша җиткерделәр. Өлкән сыйныф укучылары “Зирәк алма”, Менә шулай үстерәм”, “Тел ачкычы”, Зоопаркта”, “Попугай һәм без”, “Сакаллы кәҗә” кебек тирән эчтәлекле, тәрбияви шигырьләрен укыдылар.Укучылар әле моңарчы укылмаган китапларын теләп алдылар.