Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Новогодние фантазии" - урок рисования

6 январь көнне «Умырзая» түгәрәгенә йөрүче балалар белән тәүге рәсем дәресенә җыелдык. Без балалар белән яңа елның төп символы булган Яшел елан, Кыш бабай белән Кар кызы темаларына рәсемнәр ясадык. Һәр бала үзенә ошаган рәсемнәрне ак кәгазь битләренә төшерде. Балалар рәсемнәрдә тәэсирләрен белдерделәр. Балаларның күңел биреп ясаган рәсемнәре бик матур килеп чыктылар. Рәсемнәрдән “Кышкы фантазияләр” исемендә күргәзмә оештырылды.