Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яңа елга изге теләкләр белән" - бәйрәм кичәсе

 Мәдәният йортында, маскировка челтәре үрүче  волонтер апаларны “Яңа ел бәйрәме» белән котлап матур чара уздырдык. Бәйрәмне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе  Низамутдинова Г.Д. бәйрәм котлавы белән башлады. Бәйрәм җыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Хәзерге вакытта иң мөһиме – уртак җиңү өчен үзеңнән өлеш кертү. Без үргән челтәрләрнең егетләребезнең гомерләрен саклавын телибез, - ди челтәр үрүчеләр.

Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткердек. Дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә килгән апаларыбыз өйләренә таралыштылар.