Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Г.Галләмованың "Түз йөрәк" әсәре буенча китап укучылар конференциясе

Китапханәдә Г.Галләмованың  «Түз йөрәк» әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды.

Әлеге повестьта 90 нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар күтәрелә.
Авыр вакытларда да вөҗданына хыянәт итмәгән, һәрчак үзләре булып калган Рафис белән Гөлфинә, әдәплелек үрнәге булган изге күңелле Таифә әби образлары аша гаиләнең төп кыйммәтләре күрсәтелә, аклык-сафлык, дөрес яшәү төшенчәләре аңлатыла.

Әсәрдәге образлар, күтәрелгән проблемалар буенча һәркем үз фикерен җиткерергә ашыкты. Вакыйгалар барган Гөльяр авылын үзебезнең авыл  белән чагыштырып бәхәсләштеләр. Иң авыры – Рафисның вакытсыз үлеме белән беркемнең дә килешәсе килмәде. Тол Гөлфинәнең газаплы кичерешләрен, ятим Рафис белән Вәсиләгә укытучы гына түгел, юл күрсәтәче, бөтен йөрәге белән алар өчен борчылучы Гөлмәрьям образы турында укыганда гомерен балалар укытуга багышлаган Фәния ханым үзе белән бергә безне дә күз яшьләре аша тетрәндерде.  Китап укучылар  мәктәпләребездә Гөлмәрьям кебек укытучылар күбрәк булсын, ятимнәр булмасын иде дигән фикерләрен җиткерделәр.