"Ярдәм янәшә" - волонтерлык акциясе
Шәфкатьлелек, миһербанлылык, авыр хәлдә калганнарга риясыз ярдәм итәргә омтылу — кеше күңелендәге иң асыл кыйммәтләр.
Безнең авылыбыз волонтерлары да әлеге акциягә кушылып маскировка челтәрләре үрәләр. Аларның бу хезмәтләре зур тырышлык сорый. Шулай да апаларыбыз бирешми, тизрәк сугыш бетеп балаларыбыз гына исән-имин кайтсыннар иде инде дигән теләктә алар. Авылыбызда һәркем бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә омтыла.
Волонтерлар хәрәкәтендә катнашкан авылдашларыбызга да, чит кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп ярдәм кулы сузганнарга игелекле йөрәкләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.