"Мөдәрис Әгъләмовның шигъри дөньясы" - әдәби музыкаль кичә
Ноябрь аенда районыбызда укучыларны китапка, шигърияткә, әдәбиятка тарту максатыннан якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре игълан ителгән иде. Шул уңайдан 26 ноябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, «Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән әдәби – музәыкаль кичә узды. Чара барышында М. Әгъләмовның шигырьләре, аның турында истәлекләр яңгырады, бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды.
Бәйгедә, безнең китапханәнең 6 нчы укучысы Мифтеева Лилия “Матурлык минем белән” шигырен сәнгатьле итеп сөйләп 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучыларыма бик зур рәхмәт!