"Әнием - күз нурым" - рәсем бәйгесе
16 ноябрь көнне “Умырзая” балалар түгәрәгенә йөрүче балалар, әниләр көне уңаеннан рәсем бәйгесенә җыелдыдар. Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бернигә дә карамый сине кичерә, аңлый. Әлеге көн уңаеннан балалар яраткан әниләренә карата рәсемнәр ясадылар.Чарада 3,5,6 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалалар үзләренә ошаган, иң матур сурәтләрне ак кәгазь битләренә төшерделәр. Күңел җылысы биреп эшләгән эшләре, бик матур килеп чыкты. Соңыннан ясалган рәсемнәрдән «Әнием – күз нурым» исемендә күргәзмә төзелде.