"Алтын яфраклы көз" - рәсем дәресе
19 октябрь көнне «Умырзая» клубына йөрүчеләр чираттагы очрашуга җыелдылар. Көз турында балалар белән ясау өчен иң кулай вакыт. Урманнан балалар белән саргылт, кызгылт төстәге өрәңге яфракларын, усак, имән яфраклары җыеп кереп өстәлгә татратып куйдык. Шул яфракларга карап без балалар белән өрәңге, имән, усак яфраклары ясадык. Ясаган яфракларны без кызыл, сары соры тәсләргә буядык. Күңел җылысын һәм тырышлыкларын биреп эшләгән эшләре балаларның бик төгәл,матур һәм кызыклы килеп чыкты. Соңыннан ясаган яфраклардан «Көзнең алтын яфраклары» исемендә күргәзмә оештырылды.