З.Кадырованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча китап укучылар конференциясе
З.Кадырова"Язмыш сынавы"- китап укучылар конференциясе
Китапханәдә китап укучыларның яраткан авторы З.Кадырованың “Язмыш сынавы” әсәре буенча укучылар конференциясе уздырылды.
Авторның әсәрләре зур популярлык казанган, үзәккә кеше язмышы, хисләре куелган китабын укучылар үз итте,яратып укыдылар. Ул тормышның бик авыр, четерекле катламнарына кыю үтеп керә һәм шул катламнарны бер генә урыннан түгел, ә бәлки озын гомер юллары, дәверләр масштабында әйләндереп сөреп бирә. Аның әсәрләрендә башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларындагы ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшьләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре. Шулай ук З. Кадырова әсәрләрендә дә хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыендырган мәхәббәт – төп темаларның берсе булып тора.
“Язмыш сынавы” – тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәр.Кичә бик җанлы үтте. Әсәрдәге геройлар язмышы барыбызны да уйларга этәрде. Әлфиянең узган тормыш юлы күпләрне сабырлыкка өндәде.
Китап укучылар әсәрнең тематикасын, проблематикасын, авторның фикерен ачыкладылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.