Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Ш.Рәкыйповның "Кызлар - йолдызлар" - әсәре буенча китап укучылар конференциясе

Китапханәдә Ш. Рәкыйповның  «Кызлар - йолдызлар» әсәре буенча китап укучылар конференциясе узды.

Ш.Рәкыйповның әлеге повесте халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын тасвирлауга багышланган. Каһарманлык үрнәкләрен автор бу очракта хатын-кызлардан гына торган төнге бомбардировка авиаполкы сугышчылары мисалында күрсәтә. Роман геройлары – ил бәйсезлеген яклап ут өермәсен кичкән батырлар.

Әсәр үзәгендә башлыча ике образ тора. Алар – татар кызлары Ольга Санфирова (полкташлары аны Ләйлә дип йөртәләр) һәм хикәяләүче Мәгубә Сыртланова. Язучының игътибары аларның төрле милләттән булган көрәштәшләрен дә читтә калдырмый. Татар, рус, украин, белорус, казакъ, удмурт һәм башка милләт кызларының бердәм гаиләдәй дус яшәүләрен  һәм көрәшүләрен үзе күреп торгандай бәян итә.

Китап укучылар, баш очларында үлем фәрештәсе уйнап торганда да, кызларның матур хыяллар белән җылынып яшәүләрен, сугыш күпме генә үлем һәм җимереклек китермәсен, кеше булган кешеләрдә асыл сыйфатлар җуелмавын ачыкладылар, һәр образга анализ ясап фикер алыштылар.