"Сепарат аерту йоласы" - фестиваль - конкурс
Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивален игълан итте.
13 июньдә фестиваль кысаларында Югары Пәнәчедә кызыклы чара узды.
Югары Пәнәче авылы тарихы белән Дамирә Шәрифуллина таныштырды. Тамашачыларга «Сөт аерту йоласын» күрсәтелде.
«Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, халыкның яшәү рәвешен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән сепарат аерту йоласы да — шундыйлардан. Билгеләнгән көнендә сыеры булган һәр кеше сепарат аерырга, яки каймак ясарга, май язарга сепаратлы хуҗабикәгә җыела. Ә бергә җыелган җирдә җор теллелек, җыр-моң, күңелле кәеф туа». Чарада балалар да катнашты. Алар өчен Гүзәл Габдуллина хуш исле саше ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Кунакларны тәмле коймак белән Эльмира Шакирова сыйлады.
Әлеге чарада Бигеш, Бура-Киртә һәм Түбән Лоҗы китапханәчеләре дә катнашты.