Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Безнең йөрәкләрдә син Тукай" - шигърият сәгате

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Аның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль.

Әлеге көн уңаеннан  “Безнең йөрәкләрдә син Тукай” исемендә шигърият кичәсе үткәрелде  

 Чарага башлангыч һәм урта сыйныф укучылары чакырылды. Бәйрәм өчен шул ук исемдә исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.

 “Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендә күргәзмәдә, укучыларның Тукайның әкият геройлары буенча эшләнгән  рәсемнәре кул эшләре урын алды.

Кичәдә  2, 4 сыйныф укучылары шагыйрьнең “Туган авыл”,  “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач” һ.б. шигырьләрен сәнгатльле итеп сөйләделәр. Балалар “Табышмак аша – Тукайны таныйбыз” өлешендә зирәклектә сынаштылар. “Тукай – балалар шагыйре” тукталышында, әкият геройларын белделәр.

Кичәнең икенче өлешендә балаларга “Тукай –  балалар шагыйре” исемендә электрон презентация күрсәтелде.Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык