"Китап иле - серле дөнья" - китапханә дәресе
2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.
Шул уңайдан китапханәдә «Китап иле – серле дөнья» исемендә китапханә дәрес үткәрелде. Моның өчен китапханәдә шул ук исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче, китапның килеп чыгу тарихы, китап бастыру технологиясе нигезләре белән таныштырды. Яңа кайткан балалар китапларына күзәтү ясалды, китап турында шигырьләр укылды, китап уку һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнде. Балалар юбиляр китаплар белән танышып, алардан өзекләр укыдылар. Укучыларны, балалар язучылары һәм аларның китаплары белән таныштырдым. Дәрес ахрында балалар белән «Китапның килеп чыгу тарихы» исемендә презентация карадык. Балалар, китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр.