Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Күңелләрнең нуры шигърият" - шигърият сәгате

21 март Бөтендөнья поэзия көне уңаеннан китапханәдә «Күңелләрнең нуры - шигърият»  исемендә шигърият сәгате үткәрелде. Шигърият илләрне, халыкларны,мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә.Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә.

Кичә өчен  «Ач, шигърият серләреңне...»  исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Анда  күренекле шагыйрьләребезнең иҗатларын яктырткан китаплар урын алды. Чара барышында , китап укучылар яратып укыла торган Ә.Атнабаевның «Туган җирем», «Авыл иртәсе»,  Рәмзия Әхмәтованың «Шигырь көче» М.Мирзаның «Үткәннәре белән яши һәр кеше», мәхәббәт җырчысы Р.Гаташның «Мәхәббәт турында баллада», шигырьләре  аеруча күңелләргә хуш килде. Укыган шигырьләр буенча әңгәмә кордык, һәркем үз фикерен җиткерде. Китап укучыларыбыз,  шагыйрләбезнең иҗаты белән якыннан күргәзмәдәге китаплар аша таныштылар һәм әле укылмаган китапларын яздырып өйләренә алдылар.