"Гаиләләр белән көчле без" - орашу - кичә
"Гаиләләр белән көчле без"- белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
4 февраль көнне, менә шундый матур укытучы гаиләләренең очрашу кичәсен уздырдык без.
Очрашуга пар канатлы, гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен хөрмәтләп ,яратып яшәүче үзләренең гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган алты пар гаилә килде.Кичә бик җылы кызыклы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Чара барышында, бергә эшләгән дәвердә булган кызыклы хәлләрне искә алып көлешеп, җырлап биеп, уеннарда катнашып бер мизгелдә сизелми дә үтеп китте.