"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" - очрашу - кичә
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән девизга кушылып без Түбән Лоҗы хатын - кызлары да маскировка челтәрләре үрә башлаганга менә бер ел үтеп тә киткән.Икенче февральдә бер ел булды.
Без бу эшләрне җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшлибез. Армый талмый буран-салкыннан да курыкмыйча сетка үрергә йөргән кызларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткердек.
Әтисе шушы авылда туып – үскән, хәзерге вакытта Алабуга шәһәрендә яшәче Калимуллин Р. малае Салават Калимуллин Украинада Махсус Хәрби Операциядә контракт буенча хезмәт итә, ул шушы көннәрдә ялга кайтты. Бүген ул безнең янга кунакка килеп китте.Без аңа иптәшләреңә күчтәнәчләр алып бар дип, авылыбыздан матди ярдәм җыеп тапшырдык. Кунак сые бәлеш инде әлбәттә, сыйлап та җибәрдек.
Очрашуда катнашучы волонтер хатын-кызлар ана изге теләкләрен, сорауларын җиткерделәр. Салават Украина җирләрендә артеллирист булып хезмәт итә. Ул узенең Ватан алдында булган бурычы, хезмәте турында кыскача сөйләп узды. СВОда волонтер якташларының, авылдашларынын күрсәткән ярдәмнәре очен рәхмәтен җиткерде. “Сез үреп җибәргән маск. сеткаларның, яшәү очен кирәк-яраклар әзерләп җибәргән посылкаларның тормышыбызны саклап калуда әһәмияте бик зур” диде ул.Салаватны барыбыз да исән-сау, җиңү белән туган якларына кайтуын теләп күз яшьләре аша озаттык. Хәерле юллар теләдек.