Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Рәхмәт - диеп сезгә әйтәбез" - бәйрәм кичәсе

11 гыйнварда - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне билгеләп үтелә. Тормышта «Рәхмәт» сүзе иң мәртәбәле сүз булып санала. Аны без яхшылыкка җавап итеп әйтәбез. Бу сүз аша бер-беребезгә шатлык бүләк итәбез, хөрмәтебезне күрсәтәбез. Дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый.

Шул уңайдан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән, Маскировочный сетка үрүче волонтер апаларыбызны кунакка чакырып, җыр - биюләр, шигырьләр сөйләп бәйрәм оештырдык. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткердек. Дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә килгән апаларыбыз өйләренә таралыштылар.