"Халкыбызның игелекле улы" - очрашу - кичә
14 нче гыйнвар көнне Түбән Лоҗы авыл клубында, шушы авылда туган, якташ - язучыбыз, күренекле жәмәгать эшлеклесе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, драматург, Татарстаннның халык язучысы, күпкырлы талант иясе, Рабит абый Батулла белән очрашу оештырылды.
Очрашу кичәсе бик жылы мохиттә узды. Түбән Лоҗы авылында үткән балачагын искә төшереп күп кенә үзенең балачагы белән бәйле булган хатирәләрен яңартты. Авылда 4 яшенә хәтле генә яшәсә дә, исендә калган күп кенә вакыйгаларны сөйләп бирде, тамашачылар да бик кызыксынып тыңладылар. Авылдашлары биргән сорауларга бик төгәл аңлатмалар белән җавап тыңладык. Олпат язучынын тормышы, ижаты белэн кызыксынуларын тамашачыларнын, китап укучыларның төрле сораулары исбатлады. Язучы да аларны сораулары белән сынады. 2 сәгатьлек очрашу сизелми дә үтте, очрашу һәр кемдә жылы тәэсирләр калдырды.