"Әйлән - бәйлән" - татар халык йоласы
24 октябрь көнне, Түбән Лоҗы мәдәният йортында районыбыз оештырган, халык йолаларының түгәрәк уены «Әйлән – бәйлән» - фестивале сәхнәләштерелгән “Аулак өй” ен, татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү уңаеннан Зәйдән килгән жюрига тәкъдим итте.
Чара барышында «Аулак өй» гә җыелган хатын – кызлар кул эшләре белән бергә пешкән күчтәнәчләрен дә кыстырып киләләр. Кич утыруга килүчеләр кара - каршы басып такмак җырлап күрсәттеләр. Аннан җырлый - җырлый кул эшләре эшлиләр, ял иткән арада “Түбәтәйле”, “Йөзек салыш”, “Сигезле” уены уйнатылды. Уен барышында җәза алганнар мәкаль, табышмак, тизәйткеч сөйләп зирәклектә сынаштылар. «Аулак өй» гә кергән егеткә “Күктә йолдыз күрәсеңме” уены барсының күңеленә хуш килде. Кичә бик матур узды.