Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Дөнья ана мәхәббәте белән матур" - тематик музыкаль кичә

26 ноябрь- Әниләр көне! Әни — җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар — безнең дөньябызның яме.

Шушы  бәйрәмгә багышлап Түбән Лоҗы авыл китапханәсе клуб белән берлектә  «Дөнья – ана мәхәббәте белән матур» дип исемләнгән кичә үткәрде.

Кичә барышында, әниләр үзләренең уңганлыгын, сәләтләрен, сүз осталыгын күрсәттеләр. Кичәдә әниләр турында җырлар, шигырьләр яңгырады, язучыларның аналарга багышлап иҗат иткән шигырьләре, әдәби әсәрләре  тупланган «Ана назы җирдә мәңгелек» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.