Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Шәфкатьлелек бизи кешене" - игелек көне

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
Ел саен Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ,китапханәгә ,мәдәният йортында уздырылган чараларга килә алмаган,сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашларыбызның өйләренә барып хәлләрен белеп кайтабыз. Инвалидлар турында еш кына без мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында  физик  мөмкинлекләре чикле булсада, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр бик күп.

Бүген без шул максаттан Ибраев Назыйм  абый Гиниятуллина Гүзәлия, Сабиров Мулланур гаиләсендә булдык. Актив мәктәп укучысы Сабирова Гөлназ матур итеп шигырьләр укыды, газета- журналлар белән таныштырдык, күңелле итеп әңгәмә корып утырдык. Бу гаиләләр безне ел саен көтеп алалар.

Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз безнең килүне бик җылы кабул иттеләр.