Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз" - онлайн шигырь уку акциясе

Менделеевск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Бәзәкә авылы китапханәсе шагыйрь, популяр җырлар авторы Марсель Гыймазетдиновның тууына 80 ел тулууңаеннан аның иҗатын популярлаштыру, милли телләрне саклау, пропагандалау һәм үстерү,  туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү уңаеннан «Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз» дигән онлайн-акция игълан итте.

Акцияне оештыручы булып шагыйрьнең туган авылы - Бәзәкә авылы китапханәсе тора. Шигъри онлайн акциягә китапханәче “Тирәкләрем”  видео шигыре белән катнашып диплом алды.