Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Шагыйрь китә - җыры кала" - шигъри сәгатъ

     17 ноябрь көнне, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бүләге , якташ язучыбыз Мөдәррис Әъләмовның тууына 77 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Шагыйрь китә – җыры кала» исемендә шигърият сәгате үткәрелде.

 Мөдәррис Әгъләмов иҗатында тел һәм халык язмышы мәсьәләләре аеруча нык яктыртыла. Аның шигырьләрендә ниндидер сихри, гаҗәеп бер моң бар. Ул ил, халык гамьнәре белән янып яши.  Чөнки бу шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы күпләрдә үзенең ниндидер үзенчәлекле яклары белән кызыксындыру уята.

М. Әгъләмов шигыренә язылган “Серле йөрәк”  җырын бергәләп тыңладык.

Кичә өчен шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча, китап укчыларга  шагыйрьнең  тормыш һәм иҗат юлы турында күзәтү үткәрелде.

 Кичәнең «Шигъри мизгелләр» өлешендә  китапханәче «Матурлык минем белән», Абдулманова Розалия “Шундый бәйрәм ясар идем” Исламова Э «Шагыйрь»,  Валиахметова Н. башкаруында  «Бердәнбер» кебек  эчтәлекле милли гамь белән сугарылган баллада - шигырьләрен  укып фикер алыштык.