"Без бергә, без бердәм" - рәсем дәресе
2 ноябрь көнне «Умырзая» түгәрәгенә йөрүче балалар белән чираттагы очрашуга җыелдык.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне итеп билгеләп үтелә. “Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шул уңайдан балалар белән китапханәдә «Без бергә, без бердәм» исемендә рәсем дәресе үткәрдек.
2,4,5 сыйныф укучылары ясаган рәсемнәр Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланды. Балалар тынычлык билгеләрен, кешеләрне, кочаклашуларны һәм дус балалар төркемнәрен шатланып ясадылар.
Якты һәм төрле образлар төрле милләт кешеләренең бердәмлеген, гармониясен һәм дуслыгын символлаштырды.
Ясалган рәсмннәрдән шул ук исемдә рәсем күргәзмәсе оештырылды.