"Таганлы балачак илендә" - әдәби викторина
28 октябрь көнне китапханәдә балалар шагыйрәсе, язучы, укытучы Вәсимә Хайруллинаның 80 яшь тулу уңаеннан «Таганлы балачак илендә» дип аталган әдәби викторина үткәрелде.
Вәсимә Хәйруллинаның кечкенә шигырьләре дә төш кенә. Үткен фикерле булу - үзе бер мәртәбә, ә инде шуны шигырь белән әйтеп бирә белү – тагы да кыйммәтрәк сыйфат. Акыл үткенлегенең бервакытта да кыйммәте җуелмый. Аның шигрьләре дә үзләренең хикмәте белән җанга үтеп керә, дулкынландыра, тынычландыра, уйландыра.
Кичәгә 3,4,5 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шигырь яратучы балалар «Эшләмәгән ашамый», «Балык балдыкчылар», «Шифалы сүзләр», китапханәче «Әби сабаклары», «Минем ярдәмчеләр» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Укылган шигырьләр буенча «Шигырьнең исемен бел» исемендә викторина үткәрелде.
Кичә ахрында шагыйрәнең иҗатын яктырткан «Шигъри дөнья тылсымчысы» исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.