"Көз яме - уңыш белән" - танып - белү сәгате
13 октябрь көнне, табигатьнең иң асыл фасылында үткәрелә торган «Көз яме – уңыш белән» исемендә көзге уңыш турында танып – белү сәгате үткәрелде. Моның өчен шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде.
Көзнең алтынлылыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
Чарага 2,4 сыйныф укучылары катнашты. Чараны китапханәче көз темасына багышланган шигырьи юллар белән ачып җибәрде.
Чара барышында балалар, яшелчәләрнең чөгендер, кәбестә, кишер суганның файдасы турында шигырь юллары белән аңлатып бирделәр.
Аннары балалар үзләрен зирәклектә көчләрен сынадылар «Артык сүзне тап» уенында 4 яшелчә арасыннан шуның берсе бу темага ни өчен туры килмәвен аңлатып бирделәр. «Гөмбә – гөмбә» конкурсында ниндә булса бер гөмбә турында аңлатма бирелеп, укучылар гөмбәнең исемен әйтеп бирделәр.
Шулай ук «Яфракны таны» уенында да балалар бик актив катнашты. Кичә бик күңелле узды.