"Картаерга һич тә ашыкма!" - юбилярны котлау
10 октябрь көнне, Түбән Лоҗы авылында яшәүче Нуртдинова Фәүзия апага 90яшь тулды.
Фәүзия апага сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә,аннан соңгы хуҗалыкны торгызудагы авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрергә туры килә.Ныгыр-ныгымас балаларга олылар да күтәрә алмаслык авыр эшләрне башкарырга туры килә Әммә бу михнәтләр аларның рухын сындыра алмый.
Фәүзия апа бүгенге көненә шөкер итеп,озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала. Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәләмәтлек, туган җирендә гомер итү Һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу-ди хезмәт ветераны Фәүзия Кәлимулла кызы.
Юбилей көнендә без аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез.