Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Рәхмәт сиңа укытучым!" - рәсем дәресе

   7 октябрь көнне, Халыкара укытучылар  көне. Шул уңайдан «Умырзая»  балалар клубы чираттагы очрашуга җыелдылар. 2023ел  Рәсәйдә “Укытучы һәм остаз” елы уңаеннан, китапханәдә укучылар белән «Рәхмәт сиңа, укытучым»  исемендә рәсем ясау дәресе оештырылды. Һәркем  үзенә ошаган рәсем ясады, аның артына котлау сүзләре язып ябыштырдык.Барлык рәсемнәр дә да матур килеп чыктылар. Укучылар аларны ветеран укытучыларның  өйләренә барып, бүләк иттеләр.Өлкәннәр укучыларның үз куллары белән ясаган бүләктән канәгать калдылар, уртак аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Чарада – 3  бала катнашты.